"Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение. Нефть турында сочинение татарча


"Кайсы һөнәр яхшырак?" темасына сочинение

Баласы булган һәр ата-ананы, иртәме-соңмы, бер сорау борчый : улыбыз яки кызыбыз үскәч кем булыр? Берәүләр : “Кешеләрне бик ярата – врач булмагае, җырчы булыр – тавышы көчле, сурәт ясау белән мавыга – рәссам булыр, тимер-томыр җанлы – инженерлыкка китәр,”- дигән кебегрәк фикер йөртә. Күпләр тора-бара үз фаразларына ышанып ук китәләр. Шунлыктан еш кына : “Син музыкант буласы кеше, туп тибеп вакыт әрәм итмә,” “Рәсем ясавыңны нигә ташладың?”, “Ул шөрепләрне нигә җыйдың, врачлар турында күбрәк китап укыр идең,”- кебек кисәтүле шелтәләр белән баланы урынлы-урынсыз борчыйлар. Гаҗәпләнәсе юк, чөнки һәр ата-ана үз баласының күренекле һөнәр иясе булуын тели. Ә кем соң ул күренекле һөнәр кешесе – монысын күпләр ачык кына күз алдына китереп җиткерә алмыйлар. Кызганычка каршы, бүгенге көндә иң “пристижлы” профессияләр булып, эшче һөнәре түгел, ә бәлки алыпсатар, юрист кебекләр санала. Югары уку йортлары да “яңгырдан соң чыккан гөмбәләр”не хәтерләтә. Аларның да ниндиләре генә юк : дәүләтнеке, дәүләтнеке булмаган, төрле филиаллар... Соңгы елларда һәрбер ата-ана үз баласын дәрәҗәлерәк уку йортына кертергә тырыша. Әлбәттә инде, зур күләмдә акчалар түгү бәрабәренә. Аның баласы әлеге һөнәрне ошатамы, юкмы - күпләр бу турыда уйлап та карамый. Ә нигә ул гына башкалардан калышырга тиеш? Әмма күп кенә әти-әнинең өмете акланмый. Аның этә-төртә укырга керткән газиз баласы беренче авырлыклар алдында ук югалып кала. Кайберәүләр әти-әнинең акчаларын “суга агызалар”: уку йортын ташлап китәләр. Нәтиҗәдә, күпме әрәм акча, юкка түгелгән көч, борчылу-кайгырулар.Әйе, беркемгә дә сер түгел: хәзер югары белеме булмаганнарның абруе юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә урта белем алган күпчелек яшьләр җаны теләгән түгел, ә әти-әнисенең “көче җиткән” уку йортларына юл тоталар. Өлкән сыйныф укучыларының күпчелеге “Унберне бетергәч, кая барасың?”- дигән сорауга: “КПУга!”-дип җавап бирә. Ягъни “Куда папа устроит!” (“Әти кайда урнаштыра!”) Ә теләк-омтылышлар арткы планда кала. Җаны теләмәгән һөнәр үзләштергән, югары белемле яшь кешенең эш нәтиҗәсе нинди булачагын күз алдына китерергә була, әлбәттә.”Җаны теләгән елан ите ашаган”,-ди халкыбыз мәкале. Югыйсә, мәктәпне тәмамлаган кеше үз юлын үзе сайларга тиештер ул , минемчә. Бүген алган профессияләре буенча эш таба алмый интегеп, каңгырап йөрүчеләрне күпләп очратырга мөмкин. Әлбәттә инде, биш яисә алты ел буе институт, университет бусагасын таптагач, берәүнең дә “кара” эшкә тотынасы килми. Уку йортын тәмамлаганнар арасында әле һаман әти-әни җилкәсендә утыруны хуп күрүчеләр дә очрый. Кайберәүләр туган йортына кире әйләнеп кайтырга гарьләнә , шәһәр урамнарында “баш тыгарлык җылы урын” эзләп, буталып йөри. Ә андый урын юк, тиз табылмый. Нәтиҗәдә бик күп кадерле вакыт, сәламәтлек кулдан ычкына.

Җәмгыятебезнең бүгенгесенә игътибар белән карасаң, хәзер югары белем алганнар кирәгеннән артык күп. Аларга эш урыннары юк. Ә эшче көчләр җитешми. Кайсы гына газетаны ачып карасаң да, анда тракторчылар, бульдозер- чылар, сатучылар, автобус йөртүчеләр кирәк дигән игъланнарны укырга мөмкин. Өстәвенә, аларга түләү дә югары. Нинди кирәкле һөнәр ияләре, әмма алар җитешми. Мөгаен, бүген күпчелек әти-әнигә баласына әнә шундый кирәкле һөнәр үзләштерергә киңәш итәргә кирәктер.

Әйе, искиткеч катлаулы чорда яшибез. Хезмәт кешесенә хөрмәт тә кимеде шикелле. Элек мактаулылар рәтендә йөргән сыер савучы, механизатор, токарь һәм башка һөнәрләр бүген күләгәдә калды. Авылларыбызда хәзер эшкә түләү юк дәрәҗәсендә. Хезмәтләре тиешенчә бәяләнсә, парклар, фермалар элеккечә гөрләп торыр иде югыйсә. Менә бу проблема безне бик борчый. Туган авылларыбыз бүген авыр хәлдә. Ташландык йортлар, буш нигезләр елдан-ел күбәя. Ә бит күпме типсә тимер өзәрдәй ир-егетләр эшсез тилмерә! Хезмәт кешесенә, җир кешесенә бөтен игътибарны бирергә кирәк, минемчә. Шул вакытта җирдә эшләүчеләр артыр, авыллар кабат тернәкләнер иде.

Әлбәттә, бүген дә авылларыбызда бөтен җаннары-тәннәре белән авыл тормышын яраткан мактаулы осталар бар. Алар һәркайсы - үз эш урыннарының горурлыгы, йөзек кашы. Минем менә шундый осталарның берсе – күршебез Һадиев Илшат абый турында язасым килә.

Күршебез Һадиев Илшат абый кулларында ут уйната. Эретеп ябыштыручы булып эшли ул. Олыяз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яр Чаллы шәһәрендәге 57 нче номерлы училищеда өйрәнә ул үз һөнәренең серләренә. Аннары армия хезмәте... Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, заводта яраткан эшен дәвам итә. Хезмәтеннән тәм табып, яратып башкара Илшат абый эшен. Әмма җирсү хисе көчлерәк булып чыга. Туган туфрак, туган як үзенә тарта күршемне. Туган йортына гаиләсе белән кайтып төпләнеп, Мамадыш юллар төзү идарәсенә эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша. Менә дистә елдан артык инде күршем шушы хезмәттә. Иң-иң мактаулы эшчеләрнең берсе ул. Җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре арасында зур абруй казанды. Һөнәри осталыгы, җитештерүчән хезмәттә зур уңышларга ирешкәне, намуслы һәм нәтиҗәле эше өчен ел саен Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.2006 нчы елда Илшат абый районыбыз хакимияте башлыгы Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улының “Рәхмәт хаты”на лаек булды.

Эштән кайткан арада ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән авылдашларының гозерен дә кире какмый Илшат абый. Ә авылда бу һөнәр иясе бик кирәкле: кемдер капка ясата, кемгәдер җылылык торбалары сузасы, берәүләрнең шәхси техникасына ремонт кирәк. “Холкым “начар” – кешенең сүзен кире кага белмим”,- ди Илшат абый.

“Хәрәкәттә - бәрәкәт” мәкален үзенә девиз итеп алганмы, Илшат абыйның бер генә минут та тик торганын күрмәссең. Менә дигән итеп йорт-җир, каралты-кура салып куйдылар. Тормыш иптәше Әлфия апа - Зур Өске башлангыч мәктәбе укытучысы. Ерак Чирмешән якларыннан авылыбызга килен булып төшкән Әлфия апа да безнең якны үз итте.

Үрнәк гаилә башлыгы, Энҗе һәм Булатның горурланырлык әтиләре ул күршем Һадиев Илшат Кави улы. Шушы урында минем Әхмәт Исхакның түбәндәге шигырь юлларын китереп үтәсем килә:

“Эш кешене бозмый һичкайчан да,

Киресенчә, ул төзәтә бары.

Нинди бозык күрсәң дә бел: дөньяда

Бозган булыр эшсезлек аны”.

Әйе, кулында эше булган кеше бервакытта да югалмый, ул тормышта үз урынын таба. “Эше булган кешедә мең кешенең эше бар”,- дип тә юкка гына әйтмиләр. Кулы эш белгән осталар яныннан кеше өзелми: әле бер йомыш, әле икенчесен табып, аңа мөрәҗәгать итәләр. Механизаторларны гына алыйк. Авыл җирендә иң дәрәҗәле һөнәр ияләредер алар, бигрәк тә яз, җәй, көз айларында. Бакча сукалаумы, урманнан утын алып кайтумы, печән ташумы – барысына трактор, машина кирәк. Эшләгәненә күрә акчасы да була. Әнә авылдашым Сафуанов Мансур абый үзе юллар төзү идарәсендә эшли, бушаган арада авылдашларына үз машинасы белән ярдәм итә. Шәхси “КРАЗ”ын карап кына тота ул. Шулай булмыйни, бик тә кирәкле техника бит ул: үзе көчле, үзе “вездеход”.

Минем тагын бер мактаулы хезмәт кешесе – икенче як күршебез Зиннәтуллин Әлфис абый турында да сөйлисем килә. “Туган як” агрофирмасында зоотехник булып эшли ул. 1991 нче елда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач башлаган хезмәт юлын әле һаман да намуслы дәвам итә күршем. Бик яратып, бөтен күңелен биреп эшли ул. Һава торышының нинди булуына карамастан, иртә таңнан фермага ашыга . Анда Әлфис абыйны терлекләре көтә Әле бит фермалар да бер авылда гына түгел, әле Алгайга, әле Көмеш Күлгә, әле Зур Өскедәге терлекләр абзарына барасы. Ләкин күршем зарланмый, сыкранмый. Җайлап кына үз эшен башкарып йөри. Төп вазифасыннан тыш, Әлфис абыйны шәхси хуҗалыклардагы маллар янына да һәрдаим чакырып торалар. Нишлисең, тормыш булгач, мал-туар да чирләми генә тормый шул. Әле алар белән күпкә кыенрак, чөнки кеше шикелле авырткан җирләрен әйтә белми малкайлар. Ә Әлфис абый һәрчак төгәл диагноз куя һәм мал аякка басканчы аның яныннан китми. Күпме кешенең, мал-туарның рәхмәтен ала ул. Менә шундый мактаулы һөнәр иясе минем күршем.

Әйе,җир йөзенә кеше хезмәт итәргә килә. Хезмәт белән бәйле тормыштан ул үзенә ямь табып яши. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә хезмәт.

Һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайларга хокуклы. “Хезмәте барның хөрмәте бар”,- дип, халык юкка гына әйтми. Ул үзенең сайлаган һөнәре белән халыкка хезмәт итә, яшәвен мәңгеләштерә. Барлык һөнәр ияләре арасында кешеләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәте аерым урын алып тора. Алар югары культурага ия, кешеләргә йомшак мөгаләмәле, ягымлы булуны сораучы һөнәрләр. Шундыйларның берсе – укытучы һөнәредер, мөгаен. Минем әнием дә - укытучы. Менә 27 ел инде ул үзенең яраткан хезмәтендә. Кечкенәдән үк хыялланган әни бу һөнәр турында . Әбием мәктәптә җыештыручы булып эшләгәнгә, әниемә дә еш булышырга туры килгән аңа. “Эшне бетергәч, буш класска “дәрес аңлата идем”,- дип искә ала әни. Дәфтәрдән үзе журнал ясап, билгеләр куеп уйнарга, “дәфтәр тикшерергә” яраткан ул.Әнә шул балалык хыялы тормышка ашкан әниемнең. Шушы изге дә, катлаулы да юлны сайлавына һич тә үкенми. “Бүтән эшне башкара да алмам кебек”,- ди ул. Күпме балага хәер-фатихасын биреп, олы тормышка озаткан әнием. Мин аның белән чиксез горурланам, исәнлек-саулык телим.

Әтием исә - һөнәре буенча урманчы. Әмма яраткан эшен тугыз ел гына башкарып калган. Хәзер ул – мәктәптә техник хезмәткәр. “Кем генә булсагыз да, Кеше булып калыгыз!”- дип өйрәтә безне әти-әниебез.

Абыем әнием юлын дәвам итәргә уйлады. Ул бүген – Алабуга Дәүләт педагогия университетының өченче курс студенты. Киләчәктә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы булырга әзерләнә. Ә мин унынчы сыйныфта укыйм. Тагын бер елдан мин дә башка егет-кызлар белән бергә җиде юл чатында булачакмын. Йөзләгән һөнәрләр арасыннан берсен сайлап алырга туры киләчәк. Кем булырга? Кайсы юлны сайларга? Кеше тормышындагы иң катлаулы һәм җаваплы чордыр бу, минемчә. Ни генә дисәң дә, язмыш хәл ителә. Ялгыштың, димәк, тормышта уңмадың. Дөрес юлны сайларга, үз кыйблаңны табарга кирәк. Менә нинди җаваплы бурыч тора бит урта мәктәпне тәмамлаучы алдында. Мин дә бүген киләчәктә кем булырга җыенуым турында өздереп әйтә алмыйм әле. Юллар күп, юллар төрле. Күңелем техникага тартыла, шул ук вакытта югары белем дә аласым килә. Укуым да начар түгел : белем нигезләрен “4” һәм “5” билгеләренә генә үзләштерәм. Әмма кайсы уку йортына юл тотачагымны белмим әлегә.Ярый, киләчәк күрсәтер. Иң мөһиме: мин сау-сәламәт . Алла боерса, мин дә җаным теләгән һөнәрне сайлый алырмын.

Һөнәрләр бик күпләр. Илдә һөнәрле булу

Бар да яхшы кебекләр. Үзе бәхет түгелме?

Иң яхшысы кайсысы? Эштән эшкә сикермә,

Бухгалтер, кибетчеме, Сайла менә бу җирдә

Фельдшер, я пешекчеме? Күңел сөйгән һөнәрне.

Баш ватабыз аптырап,

Нинди һөнәр яхшырак?

Әйе, нинди генә һөнәр сайласа да, иң беренче чиратта, һәр кешедә эш сөючән, тырыш, намуслы булу, башкаларны хөрмәт итә белү сыйфатлары булырга тиеш. Шул чагында гына сине ихтирам итәрләр, хезмәтеңә тиешле бәяне бирерләр. Ә эш нәтиҗәңне күрү, җаның теләгән хезмәт белән шөгыльләнү – дөньяда иң зур бәхеттер ул, минемчә. Һөнәри осталыкның нигезе – йөрәгең кушкан, җаның теләгән эш белән шөгыльләнүдә. Янәшәбездәге һәркем үзе теләгән эшне башкарсын, аннан тәм табып, рухи ләззәт алып яшәсен.

Автор: Саматова Зульфира Рифхатовна

pedportal.net

Татарча сочинениеләр җыентыгы|Сборник сочинений на татарском языке |

Сборник сочинений на татарском языке для всех классов. Более 100 разных тем и вариантов упорядочены в алфавитном порядке. Также в боковой панели сайта имеется быстрый поиск по названию. Всё онлайн и абсолютно бесплатно. Татар16 ру – стараемся для вас.Барлык сыйныфлар өчен татарча сочинениеләр җыентыгы. 100 дән артык вариантлар һәм темалар алфавит тәртибендә урнашканнар. Шулай ук сайтның уң  панеленда исем буенча кызу эзләү бар. Барлыгы да онлайн һәм бушлай. Татар16 ру – сезнең өчен торышабыз.

Ак көз

Алар ватанны сакладылар

Апрель ае

Әдәбият − минем тормышым

Әниемнең изге куллары

Әти белән сөйләшү

Әти-әни – иң кадерле кешеләрем

Б. Урманчының салтык болыны

Батырлык

Безнең авыл

Безнең гаиләдә китап

Безнең Мырау

Безнең фатирабыз

Белем – якты нур

Белемнең тормыштагы әһәмияте

Беренче кар

Беренче сентябрьдә

Бөек Җиңү бәйрәмендә

Гади генә таш диярсең

Гаҗәеп дустым

Дәү әнием

Дәү әтием

Дус-кызыма хат

Дуслык – бөек көч

Дуслык төле

Дустыма хат

Җәй могҗизалары

Җәйге выкыйга

Җәйге каникуллар

Җәйге паркта

Җәйге таң

Игелеклелек

Икейөзлелек

Илдә тынычлык булсын

Инсафлы кызлар

Иң гүзәл кеше

Иң яхшы кеше

Исемнәр турында

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш

Каз өмәсе

Казан – мәңге яшь шәһәр

Казанга экскурсия

Карга боткасы

Кешеләрдәге матур сыйфатлар

Киләчәк бүгеннән башлана

Китап − тормыш дәреслеге

Китап − ул хәзинә

Көз башы

Күңелле кыш килде

Күңелле ял

Кыш килә

Күңелле тәнәфес турында

Күзәтүчән булыйк!

Кышкы салкын көннәрдә

Кышкы сихри урманда

Л. Фәттаховның “сабан туе” картинасы

М. Казаковның “үксез бала” рәсеме

Матур сыйфатлар

Матурлык тудыручы

Матурлык һәм зәвык

Мәктәп директоры булсам

Мәктәптә яраткан фәннәрем

Мин бәйли беләм!

Мин дәрес әзерлим

Мин язны ни өчен яратам?

Минем әнием

Минем гаиләм

Минем дустым

Минем нәни этем

Минем этем

Минем яраткан шөгылем

Миңа эт нигә кирәк

Моң

Муса Җәлил – тормыш юлы

Нардуган бәйрәме

Начар гадәтләр

Нәүрүз

Патриотлар

Походта

Рәнҗеш

Сабан туе

Сагыну хисе

Сәламәтлек сагында

Солдат буласым килә

Спорт белән шөгыльләнәм

Минем өчен спорт

Табигатьне саклагыз

Татар композиторы

Татар милләте

Татар рәссамы

Тәрбияле кеше

Телефоннан аралаша беләсеңме?

Тиен белән очрашу

Туган тел

Туган төлем – иркә гөлем

Туган телемне яратам

Туганнарда кунакта, яки кызыклы көн

Тугры дус − җанлы хәзинә

Тутый кош

Тылсымчы булсам

Укытучы булсам

Укытучым

Урман җәнлекләре

Урманда

Үзем турында

Февраль

Хайваннар – кешеләрнең ярдәмчесе

Хайваннарга да табиб кирәк

Хат үрнәге

Хезмәт кешене бизи

Хокук белгеченә кирәкле сыйфатлар

Хыял

Хыялдагы бүлмәм

Чәчәкләр ае

Чын дус

Шәфкать туташы

Энем

Этләр яхшылыкның кадерен белә

Эш белмәгән − кеше көлдерер

Эшләмәгән − ашамый

Юлларны гизүче һөнәр

Якын дусларым

Ялган һәм чын батырлык

Ямьле идел буйлары

Ямьле яз

Яраткан бәйрәмнәрем

Яраткан дәресем

Яраткан песием

Яраткан һөнәрем

Яраткан шөгылем

Ярату

Ятимлек

Яшь дус

Янгын сүндерүчеләр − тормыш сагында

tatar16.ru

Инша / Гүзәл минем туган җирем - 15 Ноября 2014 - Блог

Туган ягым — гөлләр иле,Гөлләр, сөмбелләр иле.Гөлгә кунып сайрап кынаҮскән былбыллар иле.Г. Зәйнашева.<уң>Авылыбызда бер калкулык бар. Шул калкулыкка басам да авылымны күзәтәм. Уйларым, уйнак карлыгачлар шикелле, күңел күгендә әле төрле якка таралып китәләр, әле бер тирәгә тупланалар. Элек монда җилләр йөргән, имәннәр шаулаган, ак каеннар тирбәлгән. Шул каенлы-имәнле калкулык итәгеннән бормалана-бормалана тын инеш аккан. Авылыбыз нигезе өчен нәкъ шушы урынны сайлап алган борынгы ата-бабаларыбыз. Картлар сөйләвенә караганда, авыл атамасы да беренче килеп урнашкан кеше — Юраш атлы бабай исеменнән күчкән.Бу — минем туган авылым — Иске Юраш, Татарстаныбызның бер почмагы. Җәй кояшының нурларына өртелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра авылым. Мондый төс бары тик минем туган ягыма гына, Татарстаныма гына хастыр. Аның алсулыгы — кояштан, аксыл-сарысы — йортлары буявыннан, ап-агы — ромашка таҗларыннан, ә ачык зәңгәре аяз күктән иңгәндер. Шуларның бергә аралашуыннан туа торгандыр авылым чумып утырган яктылык диңгезенең гаҗәеп төсе. Ирексездән күңелдә шигъри юллар туа:Җир йөзендә шундый авыл бар —Тургайлары матур сайрыйлар,Инеш-чишмәләре агаргаҖырлап торган көйләр сайлыйлар.Чәчкән, урган тырыш игенчеҖир үбәргә анда тезләнә.Өстендәге аксыл күлмәгеКайнар тирдән аның тозлана.Төрәз каксаң, анда һичкайчанКыланмыйлар өйдә юк булып.Булмаса да йортта әллә ни,Кунак итә барыбер утыртып.Халкы аның алтын җәй төсле —Буламы соң шуны онытып?Иске Юраш! Шунда яшибезКерсез күңелләрне җылытып.Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар — җанга иң якын сүзләр. Аларның чын мәгънәсен дә үсә төшкәч кенә аңлыйсың.Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йорты бусагасыннан, авыл янындагы тугайлардан, урамда үсеп утыручы каеннан, язын ак чәчәккә төренә торган хуш исле шомырттан, басуларда җыр сузучы тургайлардан башланды. Туган йорт, авыл, район, республика... Еллар үткән саен Ватан төшенчәсе әнә шулай киңәя бара.Татарстан Республикасы Идел һәм Кама елгалары кушылган урында урнашкан. Республикабызның территориясе зур түгел. Мәйданы алтмыш сигез мең квадрат километр. Шулай да халык саны ягыннан Татарстан — иң зур республикаларның берсе. Хәзерге көндә җөмһүриятебездә 3,7 миллион кеше яши. Туксаннан артык милләт бар.Татарстан! Никадәр шатлык, никадәр тантана бу исемдә! Элегрәк безнең бу исемне әйтергә дә хакыбызны тартып алганнар иде. Татарстан халкының бай табигатьле җирдә яшәп һәм хезмәт сөючән халык булып та, беркайчан да алдынгы илләр кебек мул һәм иркен яшәгәне булмады. Чөнки дәүләтебез ничә еллар буена кемнәргәдер буйсынып яшәде һәм җитештерелгән байлыкларның күбесе югарыдагылар кулына керә барды. Без үзебезнең кем икәнлегебезне дә онытырга тиеш идек һәм... дистәләгән «гобәрнә»ләрнең берсе итеп йөртелдек. Аннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Ниһаять, халкыбызның зарыгып көткән көне, көрәшеп алган җиңү сәгате сукты.Мең тугыз йөз туксанынчы елның утызынчы августы көнне республиканың бәйсезлеге, мөстәкыйльлеге игълан ителде. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде. Декларация кабул ителгәннән соң, шактый эшләр башкарылды. Элекке Татарстан АССР исеме Татарстан Республикасы дип үзгәртелде. Безнең беренче Президентыбыз сайланды. Бу җаваплы эшкә Минтимер Шәрип улы Шәймиев алынды.Татарстан промышленносте һәм авыл хуҗалыгы зур үсеш алды. Ул ике йөздән артык промышленность продукциясе чыгара. Шулай ук республикабыз электр энергиясе җитештерү буенча алдынгы урыннарның берсен алып тора. Машина төзү, нефть чыгару буенча ул бөтен дөньяга танылды. Инде менә ничә дистә еллар буе туган җиребез куеныннан «кара алтын» чыга.Бөек Ватан сугышы барган елларда, төгәлрәк әйтсәк, мең тугыз йөз кырык өченче елда «Шандыр тавы» итәкләрендә беренче тапкыр нефть табыла. Еллар узган саен нефть чыгару арта һәм илебездәге төп байлыкларның берсе булып тора.Нефть табылгач, язучыларыбыз бу яңалыкны, әлбәттә, читләтеп үтә алмадылар. Бу өлкәдә Ибраһим Гази «Гади кешеләр», Шамил Бикчурин «Каты токым», Гариф Ахунов «Хәзинә» әсәрләре белән танылды.Гариф Ахунов «Хәзинә» романында Идел-Урал буйларыннан җир мае эзләү тарихы турында сөйли, ягъни әсәрдә барачак вакыйгаларның гаять әһәмиятле булуын, бу мәсьәлә ничә буын кешеләренең игътибарын җәлеп иткәнен искәртә. Романда сурәтләнгән вакыйгалар Татарстан җирендә бара. Республикада нефть промышленностеның үсеше, андагы хезмәт кешеләренең тыйгысызлыгы, омтылышы күрсәтелә. Хезмәтнең кеше тормышындагы роле ачыклана. Роман нефтьчеләр турында, ләкин ул нефтьчеләр килүдән дә башланмый, Әлмәт шәһәренә беренче таш салынудан да башланмый, ә йөз дә өч яшьлек Йөзлекәй карчыкның үлеме белән башлана. Романда Йөзлекәй карчыкның үлеме тарихи бер вакыйга дәрәҗәсенә күтәрелә. Йөзлекәй карчык халкыбызның мәгълүм бер чоргы күңел сыйфатларын, мөнәсәбәтләрен үзе белән алып китә. Ләкин тормышның хикмәте аның бөтенләйгә өзелмәвендә, нигезенең буыннан буынга күчә бара алуында! Әйе, Татарстан җиренә яңа тормыш иңә! Нефть белән бергә, яңа заводлар, яңа калалар белән бергә Татарстан җиренә яңарыш чоры килә! Нефть белән бергә Татарстан туфрагында яңа тормыш мөнәсәбәтләре шытып чыга. «Хәзинә» романы шушы катлаулы чор, каты көрәш тудырган яңа мөнәсәбәтләргә, яңа кешеләргә багышланган.Һәркемгә үз иле кадерле. Безгә үз тормышыбызны, телебезне сакларга, ныгытып өйрәнергә кирәк. Үз тарихын, мәдәниятен, телен белгән кеше генә азат, ирекле, бәхетле була, туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала. Горур кеше беркайчан да Туган иленең хәерче, ирексез булуына юл куймый. Күптән түгел үзебезнең район газетасы «Алабуга нуры» битләрендә авылдашыбыз Раиф абый Сәлимовның «Авылыбыз атамалары» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Ул анда авылыбыз исеменең килеп чыгышын, тирә-юньдә урнашкан авылларның атамалары нәрсә аңлатканлыгы турында язды.Татарстанда мең тугыз йөз сиксән сигезенче елда милли хәрәкәт башланды. Бу хәрәкәт «Татар иҗтимагый үзәге» дип аталды. Үз халкы язмышына битараф булмаган һәр кеше бу хәрәкәткә кушылды. Татар милләтен тергезү, икътисади мөстәкыйльлек алу көрәшнең төп максаты итеп билгеләнде.Татар иҗтимагый үзәгенең Алабуга бүлеге әгъзасы булган Фирдәвес абый Хуҗин бу хәрәкәткә үзеннән бик зур өлеш кертә, «Алабуга нуры» газетасы битләрендә әледән-әле чыгып килүче хикәяләрендә татар халкы язмышы, авыл проблемалары белән янып-көеп, борчылуын күрәбез.Татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын торгызу буенча да эш алып барыла. Бер ел элек авылыбызда мәчет ачылу тантанасы булды. Ата-ана, мәктәп, җәмәгатьчелек биреп бетерә алмаган тәрбияне бәлки дин аша кабул итәр яшьләребез. Мөстәкыйльлек алу, динебезне яңарту, телебезне үстерү, дәүләтебезне тагын да ныгытыр, байлыгыбызны арттырыр, халыклар дуслыгын көчәйтер дип ышанасы килә.Бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә һәм күп кенә башка төбәкләрдә дә күпмилләтле Татарстан көннәре үткәрелә. Татарстанның сәнгать осталары, язучылар төрледән-төрле һәм бай эчтәлекле программа белән баралар. Чөнки халык мәдәнияте гаҗәеп үзлеккә ия: ул кешеләрне берләштерә, мәрхәмәтлерәк итә.Татарстан көннәре халкыбызның чын дуслык бәйрәменә әверелде. Әйе, бу бәйрәм күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Бу — безнең халкыбыз өчен бик сөенечле хәл.Татарстанны бүген бөтен дөнья таный. Республикам өчен кичергән горурлык хисләремне шагыйрь Зыя Мансурның изге фикерле шигъри юллары аша белдерәсем килә:Йөзең нурлы, сулышың киң,Юлларың иркен синең.Яхшы җырга тормышың тиң,И газиз җирем минем!

http://www.insha.ru/text/143

iskeyurash.ucoz.ru

Рифә Рахман: Татар телендә 100 сочинение - Сочинениеләр (иншалар) - Каталог файлов

  • Дустым!

  • I бүлек. И каләм, әйтерең бармы?
    • Безнең буын нинди идеаллар белан яши?
    • Идеалсыз кеше − имансыз кеше
    • Казан − тарихи истәлекләр шәһәре, мәдәният, белем үзәге
    • Яшьлегем бишеге
    • Хезмәтнең тире − ачы, җимеше − татлы
    • Бакма аның тышына, Бак эшләгән эшенә
    • Иң якын дустым
    • Мин юрист булырга телим
    • Җырлар өчен, җырларым бар
    • Тау башына салынгандыр безнең авыл
    • Көчле рухлы геройлар тудыручы әдип
    • Идеалы үзгәргән герой
    • Әсәр үзәгендә — кеше рухы
    • Түбәләрдән тамчы тама
    • Әнкәй
    • Паркта — көз
    • Әгәр мин президент булсам
    • Тел — буынсыз, уй — төпсез
    • Идел кичкән инәкәләр теле
    • Татарстаным — гөлстаным
    • Мәктәп, исәнме!
    • Әниемнең әнисе
    • Җәйге ялда
    • Кышның үз матурлыгы
    • Яз, яз, яз җитә
    • Кадерле истәлек
    • Гаилә ядкаре
    • Без — эзтабарлар
    • Бәхетен тапмаган геройлар
    • Гөлҗиһан — минем идеалым ул
    • Татар әдәбиятында авыл прозасы
    • Сталин лагерьларының афәтен сурәтләгән әсәр
    • Лирик герой — хакыйкать эзләү юлында
    • Яңа китап укыгач
    • Бүгенге әдәбиятта хатын-кыз образларын тасвирлауда традициялелек
    • Татар әдәбиятында тарихи тематика
    • Татар прозасында укытучы образы
  • II бүлек. Октябрь инкыйлабына кадәрге татар әдәбияты буенча язма эшләр
  • III бүлек. Инкыйлабтан соңгы татар әдәбияты буенча язма эшләр
    • Һади Такташның «Урман кызы» поэмасында Әминә образының бирелеше
    • Кәрим Тинчуринның «Американ» комедиясендә «милләтпәрвәрләр»нең чын йөзен ачу
    • Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә чор идеологиясе чагылу
    • Муса Җәлилнең фронт лирикасы
    • Фатих Кәрим, иҗатында үлем һәм яшәү мәгънәсе турында уйланулар
    • Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романында батырлык тәрбияләү проблемасы
    • Хәсән Туфан иҗатында җил образы
    • А. Гыйләҗевнең «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры балаларын тасвирлау
    • Аяз Гыйләҗевнең «Жомга көн кич белән» әсәрендә мәхәббәт темасының чишелеше
    • И. Юзеевның «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасы
    • Биектә калу (М. Юнысның «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» повесте буенча)
    • Туган якны сагыну хисе
    • Иҗат кешеләрен тасвирлаучы сәхнә әсәре
    • Татар әдәбиятында югалган матурлыкны эзләү
    • Милли хисләр
    • Рухи матурлык чагылышы
    • Ә. Еникинең шул исемдәге хикәясендә җиз кыңгырау образы
    • Ш. Галиевнең балалар өчен шигырьләрендә җыелма образлар
    • Р. Хәмид драмаларында кучемлелек
    • «Жиде баҗа» пьесасындагы геройларга бәяләмә
    • Күренекле шәхесләрнең образларын тудырган шагыйрь
    • Татар әдәбиятында автобиографик әсәрләр
    • Рәдиф Гаташ иҗатында робагыйлар
    • Рәдиф Гаташ лирикасында мәгъшука портреты
    • Тарих һәм хәтер
    • Р. Фәйзуллинның кыска шигырьләрендә тасвир тудыру алымнары
    • Хыянәт турында роман
    • «Батырша» романы — азатлык өчен көрәшне сурәтләүче әсәр
    • Телгә алырлык китап
    • Татар әдәбиятында торгынлык елларына бәяләмә

Дустым!

Каләм тибрәтүгә осталык еллар дәвамында тәрбияләнә. Син түбән сыйныфларда ел фасылларын тасвирлыйсың, әти-әниең, бәйрәмнәр турында язасың. Бераз үскәч, күзаллауларың киңәйгәч, туган халкың, илең хакында уйларны кәгазь битләренә төшерәсең. Әдәби әсәрләрне тирәнрәк өйрәнә башлагач, сочинениеләр синең анда язылганнарга мөнәсәбәтеңне белдерү, аерым образларны, иҗатчы осталыгын һәм башка бик күп нәрсәләрне бәяләү чарасына әйләнә.

Роман укыйсыңмы, хикәяме, повестьмы, үз фикерләреңне теркәп бара торган бул. Кулыңа каләм алгач кына, аларны бергә туплау, хәтердә яңарту кыен. Үзеңдә кызыклы фикерләр дәфтәре булдыр. Әдәбият, тормыш турында көтмәгәндә башыңа килгән уйларны, башкалар әйткән гыйбрәтле фразаларны шунда язып куярсың, һәр ятлаган шигырь, чәчмә әсәрдән өзек сочинение язганда ярдәмгә килә ала. Хәтерең начар икән, берничә теманы ачканда кулланып була торган эпиграфлар гына хәзерлә. Кайвакытта, соңгы юлны үзгәртү белән генә дә, эчтәлеккә яңа мәгънә салып була. Димәк, берничә универсаль сочинениене хатасыз язарга өйрәнү имтиханнар вакытында синең эшеңне җиңеләйтәчәк. Каләм куәтен, иҗатчы осталыгын, кешегә соклануны, яшәү — үлемгә мөнәсәбәтне чагылдырган өзекләр дә универсальлеккә ия.

Югары уку йортына керүчеләр өчен программаларда күрсәтелгән һәр әсәр буенча язма эш каралган. Шулай булгач, бик яхшы беләм дип уйлаганда да, әдәбиятны программада күрсәтелгән тәртиптә кабатлап чыгу кирәк. Гадәттә, укучыга өч төр сочинение язу тәкъдим ителә. 1917 елга кадәрге мирас, бүгенге әдәбият буенча һәм ирекле темага була ул. Кайберәүләр, шуның соңгысын сайлармын әле, дип уйлый. Филологлар хәзерләүче факультетларда еш кына ирекле темаларны да әдәбият буенча бирәләр. Бу очракта әдәби әсәрне, язучы иҗатын ирекле сайлау гына күздә тотыла.

Ярдәмлек — язма эшләр буенча шпаргалка (күчергеч), дип уйлый күрмәгез. Беренчедән, кеше хезмәтен үзеңнеке итеп күрсәтү караклыкка керә, үзенә хөрмәте булган кеше моңа бармас. Икенчедән, бу сочинениеләр күпчелек өчен шактый катлаулыдыр, чөнки без фәнни югарылыктагы һәм аеруча сәләтле укучылар өчен өлге булырлык язма эшләр дә тәкъдим итәргә тырыштык, күбрәк югары уку йортларына керергә хәзерләнүчеләрне күздә тоттык. Әле бит төрле олимпиадалар, конкурслар, фәнни конференцияләр дә бар. Аларда еш кына үтә хәзерлекле балаларның чыгышларын тыңларга туры килә. Китап әнә андыйларга зур ярдәмлек булсын иде.

Хезмәтнең, әлбәттә, теләсә кайсы укучы өчен файдасы тиячәк. Беренчедән, ул — үрнәк эшләр җыентыгы. Аннан соң кайвакыт, дәреслек авторлары белән бәхәскә кереп, башкачарак та карашлар уздырылыр, дәреслектә әйтелеп бетмәгәннәр дә өстәлер. Белгәнебезчә, язма эшле имтиханнарның төп максаты — укучының, абитуриентның үзбашка фикер йөртү сәләтен ачу. Әгәр язма эшләр үрнәгендә укучы каләме осталык ягына аз гына үзгәрсә дә, без бик шатбыз. Китапны чыгаручылар, ихтыяҗ була калса, киләчәктә һәр сыйныф дәрәҗәсендәрәк язылган иншалар җыентыгын хәзерләүне күздә тота.

Язма эшләр дәреслектән файдаланып башкарылмады, алар әсәрләрне мөстәкыйль анализлау нәтиҗәсендә туды, шунлыктан укытучылар өчен өстәмә ярдәмлек була ала. Соңгы вакытта мөгаллимнәр арасында да бәйгеләр уздырыла башлады. Язма эшләребез аларга да билгеле бер дәрәҗәдә өлге булачак. Сочинениеләрдәге карашлар башкаларныкына аваздаш та, охшамаска да мөмкин. Моннан куркырга ярамый. Аңа омтылырга кирәк. Иң мөһиме: фикереңне дәлилләргә тырышудыр. Укытучылар күңелләренә охшаган эшләрне укып, дәресләрен төрләндереп җибәрә алырлар иде.

Китапка төрле характердагы сочинениеләр тупланган. Әдәби-тарихи пландагы язма эшләр арасында бәяләмә, характеристика, чагыштыру рәвешендәгеләрен очратырсыз. Ирекле темага язылганнары да җитәрлек. Алары үз эченә аерым профессия, фән, сәнгатькә кагылышлы, иҗтимагый-сәяси, әхлакый проблемаларны күтәреп чыккан публицистик сочинениеләрне, ел фасыллары, әти-әниләр турында уйларыбызны чагылдырганнарны туплаган.

Язма эшләр үзләре дә фикерне җиткерү рәвеше, төзелеше, рухы, аһәңе белән бер-берсеннән нык аерылып тора. Син алардан язу осталыгыңа туры килгәнне, күңелеңә якынны үрнәккә сайлап алырсың.

Әдәби әсәрләр, иҗат буенча темалар гомумирәк тә, таррак та. Хикәя яисә кечкенә бер шигырьне генә тикшергәндә, фикерләр тирәнрәк була. Теманы тар планда алу язма эшне шулай ук тирәнрәк, тәфсиллерәк һәм фәннирәк итә. Синең зур игътибарыңа да лаек булмаган әсәр бөтенләй башка, моңарчы күрмәгән яклары белән ачылып китә һәм үзенә гашыйк иттерә. Язма эшләргә куелган тема теләсә кайсы иҗатчы әсәрен билгеле бер юнәлештә өйрәнеп булганны да күрсәтә. Шул үрнәктә сез икенче бер әдип яисә шагыйрь язганнарны тикшерә аласыз.

Бүгенге көндә язма эшләрдә план мәҗбүри түгел, әмма фикерен эзлекле дәвам итә алмаучылар өчен аның файдасы бар. Истә тотыгыз: кайвакыт план комачаулый да. Иреккә омтылган фикерне чикли, тоткарлый, көтелмәгән юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирми, киртә куя. Инде план буенча да яза алмыйсың, төртелеп каласың. Шулай булгач, план план язу очен генә башкарылмасын, гамәли файдасы тисен. Еш кына укучылар, эшне тәмамлап бетергәч, аның иҗат ителү тәртибен терки. Сочинение үзе тәмам, планын гына язасы калды, дигәнне еш ишетергә туры килә. Көлке түгелмени?!

Кызганыч, кайвакыт бик тирән эчтәлекле язма эшләр дә, пунктуация хаталары күп җибәрелү сәбәпле, түбән бәяләнә. Моны да онытмасагыз һәм каләмегез төшереп узган юлларга игътибарлы булырга күнексәгез иде.

Автор уй-фикер, нәтиҗәне белдергән җөмләләрне һәрвакыт туры сөйләм рәвешендә язу тарафдары түгел, шул ук вакытта ул, аларның билгеле бер рәвештә күңелдә тууын яисә җәмгыятьтә таралуын күрсәтергә кирәк булганда, өтер белән аерып кую яклы һәм шулай эшләде дә. Шулай итеп, шулай булгач, шулай икән һ. б., җөмлә башында килгәндә, кереш сүз буларак каралды. Боларны искә алсагыз иде.

Сочинениеләрне автор күңелдән (истә калган материал буенча) бик кыска вакыт аралыгында язды. Озын күләмлеләрен — югары уку йортларына укырга керү, кечкенә күләмле эшләрне дәрес шартларын күздә тотып башкарды.

Китап авторның белем дәрәҗәсен чагылдыруны максат итми.

ilbyak-school.ucoz.ru


Смотрите также