Татарстан — минем республикам. Татарстан нефть турында сочинение


Татарстан табигате

Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең эре һәм яхшы үзләштерелгән субъектларыннан берсе. Күп гасырлык яшәеш дәверендә республика Европа һәм Азия мәдәниятләре кисешкән урында Россиянең мөһим географик һәм сәяси үзәге буларак оешкан.

Моның шулай булуына Европа субконтинентының көнчыгыш чикләрендәге уңайлы икътисади-географик урын, Үзәк регион һәм Уралдагы индустриянең якынлыгы да тәэсир иткән. Россинең иң эре транспорт системалары кисешкән ноктада булганлыктан, регион Себернең чимал базалары, Идел буе федераль округының авыл хуҗалыгы районнары белән дә элемтәдә тора.

​Татарстан

​Татарстан

ул күптармаклы сәнәгатькә һәм югары үсеш алган авыл хуҗалыгына ия эре регион. Республиканың мәгариф һәм фән потенциалы югары.​

Татарстан - ул күптармаклы сәнәгатькә һәм югары үсеш алган авыл хуҗалыгына ия эре регион. Республиканың мәгариф һәм фән потенциалы югары.

Географик урыны

​Татарстан Россия Федерациясе үзәгендә Көнчыгыш Европа тигезлегендә

​Татарстан Россия Федерациясе үзәгендә Көнчыгыш Европа тигезлегендә

Татарстан Россия Федерациясе үзәгендә Көнчыгыш Европа тигезлегендә, ике зур елга – Идел һәм Кама (Чулман) кушылган урында урнашкан. Республиканың иң төньяк ноктасы – Балтач муниципаль районының Югары Сәрдек авылына (56о40,5ʹ т.к.), көньяк ноктасы – Баулы муниципаль районының Хансверкино авылына (53о58ʹ т.к.), көнбатыш ноктасы – Чүпрәле муниципаль районының Татар Бизнәсе авылы янына (47о16ʹкч.о.), көнчыгыш ноктасы Актаныш муниципаль районының Тынламас авылы янына (54о17ʹкч.о) туры килә. Татарстан көнбатыштан көнчыгышка 450 километрга, ә көньяктан төньякка 285 километрга сузылган.

Татарстан Республикасы төньяктан – Киров өлкәсе, төньяк-көнчыгыштан – Удмуртия Республикасы, көнчыгыштан – Башкортстан Республикасы, көньяк-көнчыгыштан – Оренбург өлкәсе, көньяктан – Самара өлкәсе, көньяк-көнбатыштан – Ульяновск өлкәсе, көнбатыштан – Чувашия Республикасы, төньяк-көнбатыштан – Марий Эл Республикасы белән чикләнә.

Татарстанның гомуми мәйданы – 67836 кв.км, яки Россия Федерациясенең 0,4 % ын, ә Идел буе федераль округының якынча 7 % ын тәшкил итә.

Казан шәһәре – Татарстан Республикасының башкаласы, ул Мәскәүдән көнчыгышка таба 797 км ераклыкта урнашкан.

Геологик төзелеше һәм файдалы казылмалары

Республиканың территориясе иң зур тектоник структура – Рус платформасының көнчыгышында, Идел-Урал антеклизында урнашкан. Төп тектоник элементлар булып, төньяк (Кукмара) һәм көньяк (Әлмәт) чыгынтылары булган Татар гөмбәзе, Мәләкәс батынкылыгы һәм Казан-Кажим бөгелеше санала. Территориянең көнбатыш өлеше Токмов гөмбәзенең көнчыгыш сөзәклегенә карый.

Платформаның нигезендә борынгы архей-протерозой токымнарыннан булган кристалл фундамент ята. Аның өстендә диңгез утырма токымнарыннан булган һәм континенталь чыгышлы 1500-2000 м калынлыктагы тышлык бар.

Фундамент өслегендә девон токымнары ята, аста – терриген утырмалар (комташ, алеврит, аргиллитлар), югарырак – карбонатлар (известьташ, гипс һәм ангидрит катламлы доломитлар). Девон утырмаларының калынлыгы 700 м га кадәр җитә. Нефть һәм газның төп чыганаклары да девонның түбән ярусында.

Геологик төзелеше

Геологик төзелеше

Республиканың территориясе иң зур тектоник структура – Рус платформасының көнчыгышында, Идел-Урал антеклизында урнашкан. Төп тектоник элементлар булып, төньяк (Кукмара) һәм көньяк (Әлмәт) чыгынтылары булган Татар гөмбәзе, Мәләкәс батынкылыгы һәм Казан-Кажим бөгелеше санала. Территориянең көнбатыш өлеше Токмов гөмбәзенең көнчыгыш сөзәклегенә карый.

доломит

доломит

Республика мәйданының күпчелек өлешен югары пермь утырмалары тәшкил итә.

карбон

карбон

Анда балчык, комташ, гипс һәм ангидрит катламлы карбонат токымнары (известьташ һәм доломитлар) өстенлек итә.

Мезозой утырмалары

Мезозой утырмалары

Мезозой утырмалары республиканың төньяк-көнбатыш чигендә күп.

Өстәрәк ташкүмер системасы (карбон) токымнары ята. Анда балчык, комташ, гипс һәм ангидрит катламлы карбонат токымнары (известьташ һәм доломитлар) өстенлек итә. Аларның калынлыгы 600дән 1000 м га кадәр җитә. Пермь утырмалары югары һәм түбәнге катламнардан тора. Түбәнге Пермь токымнары доломитлар, гипс, ангидрит һәм мергель камламлы известьташтан гыйбарәт. Бу утырмаларның иң калын җире республиканың көнчыгышында (300 м га кадәр җитә). Алар урыны белән җир өслегенә дә чыгалар.

Республика мәйданының күпчелек өлешен югары пермь утырмалары тәшкил итә. Алар елга үзәннәрендә һәр җирдә диярлек җир өслегенә чыгалар, ерымнар белән ачылалар. Республиканың көнбатышында аскы өлештә диңгез чыгышлы карбонат токымнары – доломит, гипс катламлы известьташ өстенлек итә.

Өстәрәк субүләр өслекләр тудырган континенталь токымнар – кызыл балчык, комташ һәм мергель урнашкан. Утырмаларның калынлыгы 280 - 350 м тәшкил итә.

Көнчыгышның аскы өлешендә - известьташ һәм мергель катламлы комлы-балчыклы токымнар, ә өстендә балчыклы-комлы токымнар өстенлек итә. Алар иң биек субүләрләрдә комлы, алевритлы, юка мергель, известьташ һәм доломит катламнары булган балчыклы контененталь утырмалар белән алышыналар. Утырмаларның гомуми калынлыгы 200 - 300 м га җитә.

Мезозой утырмалары республиканың төньяк-көнбатыш чигендә күп. Юра системасы утырмалары балчык, алевролит һәм комташ, янучан сланец, фосфорит чуерташлы мергель катламнарыннан гыйбарәт. Калынлыгы 70-80 м га җитә.Акбур утырмалары – соры, куе соры балчык һәм юка гына фосфорит, мергель, известьташ катламнары булган комташны тәшкил итә. Гомуми калынлыгы 120-160 м га җитәргә мөмкин.

Кайнозой утырмалары континенталь шартларда барлыкка килгән неоген һәм дүртенче система утырмаларыннан тора. Неоген утырмаларын зур һәм уртача зурлыктагы елга үзәннәрендә күрергә була. Бу утырмалар ком, чуерташ катламнары һәм линзалары булган куе соры алеврит-балчыклы токымнардан гыйбарәт. Аларның калынлыгы 200-300 м була.

Иң яшь дүртенчел утырмалар республика территориясенең барлык өслеген каплап тора. Идел, Кама (Чулман) елгалары үзәннәрендә терраса комплексының аллювиаль утырмалары калынлыгы – 70-120 м. Аларның составы чуерташ, балчык, балчыксыл һәм комсыл туфрак катламнарыннан гыйбарәт.

Сөзәклектәге утырмалар итәктә 15-20 м калынлыкка җитә һәм өскә таба кими бара. Субүләрләрдә аларның калынлыгы 1,5 м яки 2 м гына. Күбесенчә балчыксыл, вакташлы комсыл составны тәшкил итә.

Файдалы казылмалар

Янучан һәм рудалы булмаган казылма байлыклар – нефть, газ, битум, ташкүмер һәм көрән күмер, янучан сланец, торф, төзелеш ташы, комлы чуерташ материаллар иң кыйммәтлеләрдән санала. Республикада нефть һәм иярчен газ күбесенчә Кама аръягында һәм көнчыгыш Кама алдында табыла. Төп чыганаклар девонның түбәнге ярусында һәм ташкүмер ятмаларында урнашкан. Алар, нигездә, кечкенә ятмалар. Эре ятмалар булып, Ромашкино, Яңа Елховой, Баулы чыганаклары исәпләнә. Нефть белән бергә иярчен газ – кыйммәтле химик чимал да табыла.

Ташкүмер һәм көрән күмер ятмалары республиканың көнчыгыш Кама аръягында бар. Алар бик аста – 900-1200 м тирәнлектә урнашкан, шунлыктан ташкүмер һәм көрән күмер табу әлегә керемле гамәл түгел.

Пермь утырмалары булган битум һәм битумлы токымнар – углеводородлы чимал табышының резерв чыганаклары, шулай ук гипс, исвестьташлар, доломитлар да шул исәпкә керә.

Мезозой чоры файдалы казылмалары арасында янучан сланец, фосфоритлар, цеолитлы токымнар аеруча мөһим санала. Алар республиканың көньяк-көнбатыш районнарында Идел алдында очрый. Артык зур булмаган запаслар һәм аларның сыйфаты түбән булу бу файдалы казылмаларны чыгара башлауга киртә булып тора.

Бентонитлы балчык, балчыксыл туфрак, ком, комлы чуерташ материаллар, төзелеш ташы (буто ташы, вакташ), торф кайнозой чоры утырмаларыннан исәпләнә. Алар республика территориясендә киң таралган, төзелеш һәм тау техникасы чималы чыганаклары булып санала.

Рельеф

Татарстан Республикасының территориясе, геологик дәвамлы вакыт аралыгында формалашып, калкулыклары һәм түбәнлекләре булган тигезлекне тәшкил итә. Республика территориясенең уртача югарылыгы - 150-160 м; территориянең 90 %ы диңгез өсте тигезлегеннән 200 м дан да өстә ятмый. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы республиканың көньяк-көнчыгышында иң югары урын санала. Аның иң югары ноктасы – 381 м. Иң түбән урыннар Идел һәм Кама (Чулман) елгаларының сул як яр буена туры килә. Иң түбән урын – Куйбышев сусаклагычы – су өсте сызыгыннан 53 м аста урнашкан.

Рельеф картасы

Татарстан Республикасы территориясе Идел һәм Кама елга үзәннәре белән өч өлешкә бүленә: көнбатышта, Иделнең уң як ярында – Идел алды территориясе, төньякта, Иделнең сул як яры һәм Каманың уң як ярында – Кама алды, көньякта һәм көньяк-көнчыгышта, Каманың сул як ярында – Кама аръягы җирләре бар.

Рельеф картасы

Рельеф картасы

Республиканың көнбатыш өлешен Идел буе калкулыгын тәшкил итә. Аның төньяк һәм көнчыгыш чикләре Идел суы белән юыла. Уртача биеклеге – 140 м, ә максималь биеклеге – 276 м (Татарстан Республикасының Чүпрәле районы территориясендәге Бизнә елгасының югары өлеше – Сура елгасының уң кушылдыгына туры килә). Идел ярлары текә, кечкенә елга үзәннәре һәм ерымнар белән бүленгән.

Республиканың төньяк-көнбатышында Нократ Увалы калкулыгының көньяк кырые Кама алдына керә. Монда иң зур биеклек Илет һәм Шушма елгаларының югары өлешендә 235 м га җитә, уртача биеклеге – 125 м. Көнчыгыш Кама алдында, Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында Удмуртия республикасының көньяк дәвамы булып, Можга һәм Сарапул калкулыклары керә. Аларның максималь биеклеге 240 - 243 м га җитә, уртача биеклеге – 120 м. Елгаара җирлегенең уртача биеклеге – 140-160 м.

Кама аръягында

Кама аръягында

Республиканың көньяк-көнчыгышында, көнчыгыш Кама аръягында территориянең иң югары мәйданы – Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы күренә. Аның уртача биеклеге – 175 м. 220-240 м һәм 300-320 м югарылыктагы ике югары баскычларны да күрергә мөмкин.

Түбәнлекле тигезлекләр зур елгалар ярдәмендә формалашкан әлеге елга үзәннәре тектоник ярыклар һәм бөгелешләр буенча ясалган. Иң зур мәйданны Идел арты түбәнлеге алып тора. Ул Идел елгасының сул як яры буйлап, Кама белән кушылган җиргә кадәр тар сызык булып, террасалар комплексы рәвешендә сузыла, аннары, киңәеп, 80-100 м һәм 120-160 м биеклектәге тигезләнгән түбәнлекле Көнбатыш Кама аръягын ясый.

Кама-Агыйдел уйсулыгы күпчелек урынннарда 100-120 м биеклектә булган Кама, Агыйдел һәм Ык елгалары үзәннәре белән тәңгәл килә.

Кориолис көче тәэсирендә елга юллары уңга авышканлыктан, зур һәм уртача зурлыктагы елга үзәннәренең авышлыклары сизелерлек дәрәҗәдә асимметрияле. Текә һәм биек ярлар төп токымнан тора. Сөзәгрәк сул як авышлыкларында елга тугай өсте террасалары комплексы күзәтелә.

Рельефның эре формаларын кече елга һәм инеш үзәннәре, ерымнар, балкалар катлауландыра. Кече елга үзәннәре авышлыкларының симметрияле булмавы аларның салкын климат шартларында төрле экспозицияләрдә төрлечә җылынуына бәйле. Көньяк һәм көнбатышка караган авышлыклар текәрәк.

Рельеф үзенчәлекләре республиканың барлык районнарында да авыл хуҗалыгын үстерергә уңай мөмкинлек бирә. Ләкин кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә урманнар юкка чыгарылган, ә бу исә өске су агымын җир асты агымына әверелдергән. Зур мәйданнарда җир сөрү нәтиҗәсендә ерымнар һәм туфрак эрозиясе ясалган.

Пермь карбонат токымнарында карст процесслары, балчыклы елга үзәне авышлыкларында шуышмалар һәм башка кече эрозияле рельеф формалары киң таралган.

Климат

Республиканың климаты – уртача континенталь климат. Җәй җылы, кыш уртача салкынлыкта. Кояш яктыртуының уртача озынлыгы 1900 сәгать тәшкил итә. Апрельдән августка кадәрге вакыт аралыгы аеруча кояшлы исәпләнә. Кояш радиацияясенең еллык күләме якынча 3900 мдж/ кв.м.

Климат һава массаларының көнбатыштан көнчыгышка һәм киресенчә күчеше йогынтысында формалаша. Атлантикадан килгән һава массалары климатны йомшарта, явым-төшемле, болытлы һава торышы хасил итә. Себер һәм Арктика һавасы температураның тирбәлеш амплитудасы тагын да түбәнәюенә китерә.

Елның иң җылы ае – уртача температурасы 18-20 °C булган июль, ә иң салкын ай – гыйнвар (−13, −14 °C). Иң түбән температура 44, 48 °C салкын (1942 елда Казанда −46,8 °C күзәтелгән). Иң югары температура 40°C. җылы. Еллык абсолют температура тирбәнеше 80-90 °C ка җитә. Уртача еллык температура якынча 2-3,1 °C.

Явым-төшемнең уртача күләме 460 тан 520 мм га кадәр җитә. Елның җылы вакытында (температура 0 °C тан югары булганда) еллык явым-төшемнең 65-75%ы ява. Явым-төшемнең күпчелеге - июль аенда (51 – 65 мм), ә иң азы февральдә (21-27 мм) була. Кайбер елларда корылык күзәтелә. Вегетация чоры якынча 170 тәүлекне тәшкил итә.

Кар капламы ноябрь урталарыннан соң ята, аның эрүе апрельнең беренче яртысына туры килә. Кар капламы 140-150 көн ята, аның уртача биеклеге 35-40 см га җитә. Туфракта туң катламының максималь тирәнлеге 110-165 см була.

Республиканың төрле районнарында климат нормалары аерыла. Кама алды һәм Көнбатыш Кама аръягы республикабызның чагыштырмача салкынрак, әмма дымлылыгы яхшырак булган районнары исәпләнә. Көнбатыш Кама аръягы – чагыштырмача җылы район, ләкин анда еш кына корылык күзәтелә. Иң яхшы климат күрсәткечләре Татарстанның Идел алды районнарында. Гомумән алганда, республиканың климат шартлары авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү өчен уңайлы.

Җир өсте һәм җир асты сулары

Республика территориясе Идел-Кама бассейнына караган тармакланган елга челтәренә ия. Барлык елгаларның гомуми озынлыгы 22 мең км, ә аларның саны 3,5 меңнән артыграк. Иң зур елгалар – Идел, Кама (Чулман), Агыйдел, Нократ, Ык.

Алар транзит елгалар һәм аларның елга башы Россия Федерациясенең башка регионнарына туры килә. Елга сулары транзиты елына 230 км3, җирле җир өсте сулары 8-10 км3 тәшкил итә. Елга челтәренең төп өлеше кече елгалар һәм инешләрдән тора. Су өслегенең гомуми мәйданы – 4,5 мең км2, яки республиканың гомуми территориясенең 6,5 % ын тәшкил итә.

Республика елгалары күп өлешен кар сулары алып торган кушма туенуга ия. Кар сулары еллык агышның 60-80%ын тәэмин итә. Икенче урында – җир асты сулары, ә өченче урында – яңгыр сулары.

Туену характеры елгаларның су режимын билгели. Барлык елгаларга да язгы ташу вакытында су өсте тигезлегенең кискен күтәрелүе хас. Ташу республиканың көньяк- көнбатыш районнарында аеруча иртә (28-29 мартта) башлана, майның беренче көннәрендә тәмамлана. Аның уртача дәвамлылыгы – 30-60 көн.

Язгы ташудан соң, су өсте тигезлегенең түбәнлеге белән характерланган җәйге тирәнлек башлана. Бу вакытта кайбер елгалар һәм инешләр корый, елга бары җир асты сулары белән генә туена. Җәйге тирәнлек көчле һәм дәвамлы яңгырлардан соң елына 2-3 тапкыр су күтәрелешләре нәтиҗәсендә өзелә.

Көзен бассейн өслегенннән парга әйләнүнең кимүенә бәйле рәвештә елгаларда бераз су күтәрелеше күзәтелә. Салкыннар җитү белән, елгалар ката башлый, боз катламы формалаша. Бозның калынлыгы 50-80 см га җитә. Кыш буена елгаларда тотрыклы кышкы тирәнлек, иң түбән су өсте тигезлеге һәм су чыгымы күзәтелә, туену җир асты сулары исәбенә бара.

Идел – Россиянең Европа өлешендәге һәм Европаның иң зур елгасы. Аның гомуми озынлыгы 3530 км, бассейн мәйданы 1360 мең км2. Ул Тверь өлкәсе Волго-Верховье авылындагы инештән – 228 м биеклектәге Валдай калкулыгыннан башлана, Үзәк Россиянең барлык территориясе буенча агып, Каспий диңгезенә коя. Идел республиканың көнбатыш өлеше буенча 186 км озынлыгында ага. Уң яры биек, өзеклекләр һәм чыгынтылар ясый. Сул як яры сөзәк, болын террассалары белән тулы. Казан шәһәре янында киңлеге 3-6 км, Кама Тамагы районында 35 км га кадәр җитә. Республика территорияседә төп кушылдыклары – Кама һәм Зөя елгалары.

Кама – Иделнең иң зур сул кушылдыгы. Озынлыгы 1805 км, бассейн мәйданы 507 мең км2. Башламы Югары Кама калкулыгының үзәк өлешендә (Удмуртиянең төньяк-көнчыгышында) урнашкан. Республиканы түбән агымы (360 км) белән төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка ерып үтә. 15 км га кадәр җитә торган киң үзәннән ага. Елга тамагында уртача еллык су чыгымы 3500 м3/с.

Каманың эре кушылдыклары – Агыйдел, Нократ, Ык.

Агыйдел – Каманың сул кушылдыгы, Көньяк Урал тауларыннан ага. Елганың гомуми озынлыгы 1430 км, республика территориясе буенча – 50 км. Елга юлы бормалы, үзәне киң. Уртача су чыгымы 950 м3/с.

Нократ – Каманың уң кушылдыгы, төньяктан көньякка ага, озынлыгы 1314 км (республика буенча 60 км), бассейн мәйданы 129 мең км2. Агымы салмак, үзәне бормалы елга юлына һәм сөзәк сул як ярга ия. Елгада сайлыклар бик күп. Уртача су чыгымы 890 м3/с.

Ык - Каманың Агыйделдән түбәндәрәк килеп кушыла торган эре сул кушылдыгы, көньяктан төньякка таба ага. 598 км озынлыкта. Ул Башкортстан Республикасы белән табигый чик ясый. Татарстан буйлап аккан өлешенең озынлыгы 483 км. Уртача еллык су чыгымы 45,5 м3/с .

дел алды территориясендә Иделнең уң кушылдыгы Зөя елгасы республика буйлап 206 км ага. Ул Ульяновск өлкәсендә башлана. Озынлыгы 375 км, бассейн мәйданы – 16700 км2. Көньяктан төньякка Идел белән параллель ага. Елга юлы бормалы, челләдә киңлеге 20-30 м. Уртача еллык су чыгымы 34 м3/с.

Көнбатыш Кама алдында Илет, Казансу, Мишә елгалары бассейннары, шулай ук Түбән Каманың (Шомбыт, Бөрсет) һәм Түбән Нократның (Шушма, Бурец) уң кушылдыклары урнашкан. Иң эресе булып, Мишә елгасы санала (271 км, уртача еллык су чыгымы 17,4 м3/с ).

Көнчыгыш Кама алдында уртача зурлыктагы ике елга – башламнары Удмуртиядән булган Иж һәм Тойма елгалары бар. Көнбатыш Кама аръягында аеруча эре елгалар булып, Олы Чирмешән, Актай, ә Көнчыгыш Кама аръягында Дала Зәе һәм Шешма елгалары исәпләнә.

Татарстанның иң эре су объектлары – республиканы төрле максатларда кирәкле су ресурслары белән тәэмин итә торган 4 сусаклагыч. Куйбышев сусаклагычы 1955 елда төзелгән, ул – Татарстанда гына түгел бөтен Европада иң эре сусаклагыч. Урта Иделнең сезонлы агымын, судночылык, су белән тәэмин итүне һәм сугаруны җайга сала. Түбән Кама сусаклагычы 1978 елда төзелгән һәм гидротөен буенча көнлек һәм атналык су агымын көйләп тора. Зәй гидротөене 1963 елда төзелгән, ГРЭСны техник яктан тәэмин итү өчен хезмәт күрсәтә. Карабаш сусаклагычы 1957 елда төзелгән, нефть промыселларын һәм сәнәгать предприятияләрен су белән тәэмин итә.

Республика территориясендә 8 меңнән артык күл һәм 7 меңнән артык сазлык бар. Көнчыгыш Кама аръягының төньяк өлеше – Кама-Агыйдел уйсулыгында сазлыклар аеруча күп.

Республика территориясендә 731 гидротехник корылма, 550 буа, 115 чистарту корылмасы, 11 сусаклагыч дамба бар.

Республика җир асты суларына бай – көчле минераллаштырылганнары да, тозлырак һәм төче сулар да бар. Җир асты сулары ресурслары халык ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. Бер кешегә тәүлеккә 1,45 м 3 төче җир асты суы туры килә. Республикада 4 меңгә якын чишмә бар. Аларның күбесе төзекләндерелгән һәм “изге чишмә”ләр булып санала.

Җир асты минерал сулары запасы тәүлеккә 3,3 мең м3 тәшкил итә.

Туфрак

Туфрак күптөрлелеге белән аерылып тора – республиканың төньяк һәм көнбатышында кәсле-көлсу һәм соры урман туфрагыннан алып, көньягында (32% мәйданда) кара туфракның төрле төрләренә тикле бар. Регион территориясендә аеруча уңдырышлы калын кара туфрак очрый, соры урман һәм селтеләнгән кара туфрак мәйданның күпчелеген алып тора.

Татарстан территориясендә өч туфрак районын аерып күрсәтәләр:

Төньяк (Кама алды) районында субүләр плато һәм сөзәклекләрнең югары өлешләрендә ачык-соры урман (29%) һәм кәсле-көлсу (21%) туфрак аеруча киң таралган. 18,3% мәйданны соры һәм куе соры урман туфрагы алып тора. Калку урыннарда һәм калкулыкларда кәсле туфрак очрый. 22,5% мәйданда юылган туфрак, 6-7 % та – тугайлы, 2%та сазлыклы туфрак. Кайбер районнарда (Балтач, Кукмара, Мамадышта) 40% ка якын җирләрдә көчле туфрак эрозиясе бар.

Көнбатыш (Идел алды) районының төньяк өлешендә урман-дала (51,7%), соры һәм куе соры (32,7%) туфраклар өстенлек итә. Шактый зур мәйданны көлсу һәм селтеләнгән кара туфрак алып тора. Районның биек урыннары кәсле-көлсу һәм ачы соры туфраклы (12%). Тугайлы туфрак 6,5%, сазлыклысы – 1,2% мәйданда очрый. Районның көньяк-көнбатышында кара туфрак (селтеләнгән төре күбрәк) киң таралган.

Көньяк-көнчыгыш (Кама аръягы) районында Шешма елгасыннан көнбатышка таба селтеләнгән һәм гади кара туфрак, Кече Чирмешәннең уң як ярында куе соры туфрак. Шешмадан көнчыгышка таба соры урман һәм кара туфраклар өстенлек итә, районның төньяк өлешендә – селтеләнгән кара туфрак. Калку урыннарда урма-дала туфрагы, түбәнлекләрдә – кара туфрак.

Республиканың төп территориясен авыл хуҗалыгы өчен яраклы җирләр алып тора. Кара туфрак аеруча уңдырышлы санала. Алар сөрелгән җирнең 40%ын тәшкил итәләр. Су, җил эрозияләре, интенсив авыл хуҗалыгы эшләре алып бару нәтиҗәсендә туфракның уңдырышлылыгы кими.

Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Республика территориясе Кама алдының төньягында тайга зонасына керә, Кама алдының күпчелек өлеше, Идел алды, Кама аръягы өлешләре – яфраклы урманнар, Идел алдының көньягы һәм Кама аръягының күпчелек өлеше урман-дала зонасына карый.

Республика территориясенең 17%ка якыны урманнар белән капланган. Аларда яфраклы агачлар (имән, юкә, каен һәм усак) өстенлек итә, ылыслы урманнарда күбрәк нарат һәм чыршы үсә.

Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

Тайга зонасы ике өлештән тора: ылыслы агачлар өстенлек иткән көньяк тайга һәм киңьяфраклы һәм ылыслы катнаш тайга асты зоналарыннан. Идел буеның төньяк урман зонасында чыршы һәм ак чыршы (пихта) үсә. Көньяккарак киткәч, аларны киңьяфраклы агачлар, бигрәк тә икенче яруска керә торган имән һәм усак, шулай ук элмә һәм очлы яфраклы өрәңге кысрыклап чыгара. Куаклыклардан чикләвек агачы, кара зелпе һ. б. үсә. Алар аз җирдә күп төрле үләннәр бар, яшел мүк һәм абага бергә кушылып үскән урыннар да очрый.

Көньякта табигый урманнар сирәгәя, киң яфраклы агачлар күбәя, нигездә юкә һәм имән үсә. Җиңел комсыл китерелмәләрдә һәм комлы җирләрдә имән һәм юкәле наратлыклар очрый, мүк һәм лишайниклы урыннар аз.

Камадан көньякка табарак, Иделнең сул як ярында, көньяк урман-далада, уң якта – Куйбышев сусаклагычыннан көньяккарак җылылык арта. Монда күпчелек кылганнар, нечкә сабак, солыча үсә торган коры кәсле болын-дала урын ала. Селтеләнгән болыннарга караганда монда үләннәр күп төрле түгел, һәм алар коры яратучан.

Татарстан ике зоогеографик зона – урман һәм дала чигендә урнашкан. Анда 400дән артык умырткалы хайван һәм 270тән артык төрдәге кош-корт бар.

Россиянең Европа өлешенә хас булган бүре, төлке, керпедән тыш, биредә пошилар да бар, шулай ук сирәк булса да аюлар, селәүсен, урман сусары, аслар да очрый. Төньяк-көнчыгыштан бирегә төньяк хайван төрләре - камалар, борындыклар үтеп керә. Урман кимерүчеләреннән ак куян, биек наратларда һәм катнаш урманнарда яши торган тиен күп очрый. Имезүчеләр арасында җофар, кама, чәшке, ондатралар кебек суда йөзүчеләр дә бар.

Урман-далада, дала төрләреннән тыш, имәнлекләрдә һәм наратлыкларда яши торган күптөрле урман хайваннары да очрый. Урта Идел буеның дала фаунасында кушаяк, байбак, сукыр тычкан, үр куяны, дала көзәннәре һ.б. бар.

Республикада вакытлыча гына яши торган бик күп күчмә кошлар оя кора. Хайваннар арасындагы кебек үк, кошларның да урман һәм дала төрләре бер-берсе белән кушыла. Өч бармаклы тукран, көртлек, суер, байгыш, колаклы ябалак, соры ябалак, боҗыр һәм керәшәләр, ак һәм соры көртлекләр, дүдәк, урман һәм сабан тургайлары барысы бергә яшиләр. Сулыкларда да төрле кошлар бар: гади акчарлак, кечкенә акчарлак, елга акчарлагы, аккош, каз, үрдәк, кызыл томшыклы чумгалак, чумгалак үрдәк һ.б. Ерткыч кошлар – сапсан лачыны, карчыга, йөнтәс аяклы елак карчыга, ак башлы сип, кара гриф, дала бөркете, бөркет, тилгән, сазлык карчыгасы һ.б. шундый 28 төр.

Аеруча саклана торган табигать территорияләре

Кеше кулы тимәгән табигать турында мәгълүматны саклау, аны өйрәнү, мониторинг үткәрү, табигать комплексын саклауны таләп иткән аеруча мөһим урынннарда экологик тигезлекне булдыру өчен, республикада аеруча саклана торган табигать территорияләре (ООПТ) төзелгән. Дәүләт кадастры мәгълүматлары буенча, республикада мондый урыннарның гомуми саны – 163, шулар исәбенә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы, “Түбән Кама” Милли паркы, 125 дәүләт табигый вакытлы тыюлыгы, 137,8 мең га яки республика мәйданының 2%ын тәшкил иткән 135 табигать һәйкәле керә.

Үсемлек һәм хайваннар дөньясындагы күптөрлелекне саклау өчен, 1960 елда республика территориясендә Идел-Кама тыюлыгы төзелгән. Ул Көнбатыш Идел алдында урнашкан, ике аерып алынган участоктан тора: Раифа (Яшел Үзән районында, Казаннан 25 км төньяк-көнбатышта) һәм Саралов (Лаеш районында, Иделнең сул як ярында, Казаннан 60 км көньяктарак). Аның мәйданы 8 мең га (7 мең га га якын өлешен – урман, 58 га – болын, 60 га ны сулыклар алып тора).

Раифаның рельефы, нигездә, тигезлекле. Сумка елгасы ага торган Раифа күле сакланган. Саралов участогының рельефы абсолют биеклекләрнең үзгәрүе белән аерылып тора (50 м дан 140 м га кадәр).

Тыюлыкның флорасы 800 дән артык төрне берләштерә. Раифа урман хуҗалыгында урнашкан дендроник бакча аеруча игътибарны җәлеп итә. Анда барлык контенентлардан диярлек үсемлекләр җыелган. Тыюлыкта имезүчеләрнең 55, кошларның 195, балыкларның 30 төре саклана (яр буе сайлыклары уылдык чәчү урыннарына бик бай).

Раифа участогында үсемлекләр дөньясы Россиянең Европа өлеше урта полосасы өчен хас ике йөз еллык катнаш ылыслы-киң яфраклы урманнар белән характерлана. Аларда күбрәк нарат, шулай ук имән, юкә, чыршы, каен, усак үсә. Россиянең Европа өлешендә чыршы һәм ак чыршы таралуның көньяк чиге Раифа участогы буенча уза. Раифада 570кә якын кан тамырлары өчен мөһим булган үсемлек төре теркәлгән, берьяфраклы йомшагут, бүлбеле калипсо, ике орлыклы, чәчсыман һәм төкерекле күрәннәр – сирәк төрләр булып исәпләнә.

Саралов участогының 90%ы урман белән капланган; анда, нигездә, нарат белән юкә үсә. Себер кыңгыравы, йокы үләне, Маршалл әреме, полесье солычасы, комлык мәче борчагы, яушан кебек үсемлекләр үтеп керә торган комлы калкулыклардагы сирәк агачлы наратлыклар аеруча кызыклы. Сирәк төрләрдән каурый кылган һәм башаклы күрән очрый. Күп төрләр Кызыл китапка кертелгән.

рысь

Тыюлыкның хайваннар дөньясы бик бай. Кимерүчеләрнең 21 төре исәпләнә: очкалак тиен, гади тиен, елга кондызы, бакча һәм урман йоклачлары, кызыл кыр тычканы, кыр тычканы, соры куян һәм ак куян. Бөҗәк ашаучыларның6 төре теркәлгән: гади керпе, сукыр тычкан, җир тычканы һ.б. Сирәк кенә бүре, аю, селәүсен, әрлән, ас, кәҗәболан, җирән йомран очрый; төлке һәм поши, бурсык, янутсыман эт, ләтчә, америка чәшкесе, урман сусары бар.

Кош-корт бик күп: урман тавыгы, боҗыр, соры көртлек, бүдәнә, урман күгәрчене, әберчен, күк күгәрчен, тартар, соры челән, тәлләтәвеч, чуллык. Сирәк кенә суер һәм соры торна очрый. Ябалаклардан – соры, йонлачаяклы, чырайсыз ябалаклар; ерткычлардан – бөркет, елга каракошы, сапсан, лачын, кара тилгән яши.

1991 елда Татарстан Республикасының флорасы һәм типологик яктан бай урман массивларын һәм тугайлы болыннарын саклау, торгызу һәм аларны фәнни, рекреацион, мәдәни, халыкны агарту максатларында файдалану өчен, “Түбән Кама” Милли паркы төзелгән.

Парк Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, көнчыгыш Кама алды һәм Көнчыгыш Кама аръягы чикләрендә, Кама елгасы һәм аның кушылдыклары Тойма, Криуша Танайка, Шильнинка елгалары үзәннәрендә урнашкан. Административ яктан парк ике административ район территориясендә урнашкан – Тукай һәм Алабуга районнарында. Милли паркның мәйданы - 26,5 мең га.

Җирле климат факторларыннан рельефның үзенчәлекле төзелешен һәм зур су бассейны – Түбән Кама сусаклагычы булуны искәртеп үтү зарур. Территориянең җир өсте бераз дулкынлы, кече елгалар һәм инеш үзәннәре, ерым-балка челтәре белән бүлгәләнгән. Паркның өч табигать зонасында урнашуы (киңьяфраклы-чыршылы һәм куе яфраклы урманнар, болын-дала зоналарында) аның табигать ландшафт комплексының һәм флорасының күптөрлелеген билгели.

Флора

Милли паркның флорасы 650дән артык кан тамырына файдалы үсемлекләрдән тора, аларның күпчелеген урманда үсә торган бореаль, бор, немораль төрләре тәшкил итә. Шулай ук Кама һәм кече елгалар үзәннәрендә һәм субүләрләрдә үсә торган коры үзән һәм тугайлы болын үсемлекләре дә бар.

Парк территориясендә лишайникның 100 гә якын төре, мүкнең 50дән артык төре, макромицет гөмбәләрнең 100дән артык төре үсә.

Паркта үсә торган каурый кылган, кызыл серкәбаш – Россиянең Кызыл китабына, ә Милли паркның 86 төр үсемлеге Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Парк фаунасы Россиянең Европа өлешендәге урта полосаның көнчыгышы өчен хас. Имезүчеләрнең 42 төре бар. Алар арасында поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, селәүсен, бурсык, урман сусары, тиен, ләтчә кебек урман хайваннары; сулыкларда һәм яр буйларында яшәүче хайваннар: кондыз, ондатра, кама, янут сыман эт бар. Шулай ук Милли парктагы төн ярканаты, зур урман ярканаты, урман тычканы, борындык – сирәк төрләрдән саналалар һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгәннәр. Орнитофауна да төрле (190 төрдән артык, шуларның 136 сы оя коручылар). Күпчелеге – урман кошлары, ачык пространствода һәм сулы-сазлыклы җирдә яши торган төрләр.

tatarile.tatar

Татарстан турында информация. На татарском. Срочно! Заранее спасибо!

Татарстан — моя РеспубликаТатарстан прошел через самый большой в Европе реки — Волга, Кама на карте нашей страны, как синий поясНаши сказать, что весна — настоящая весна, сказать, что лето — настоящее лето, сказать, что осень — настоящая осень, зима сказать, что в настоящий зимой есть. Татарстан — это города, фабрики, заводы страны. Казань, Набережные Челны, Альметьевск, Чистополь, Елабуга, Бугульма, Заинск, Азнакаево, город около двадцати, как есть. А в Казань — столицу страны.Г. Казань г. Тукаевский, Г. Ибрагимов, Г. Исхаки, Ш. Марджани, М. Джалиль, С. Сайдашева, Б. Урманче, Л. Толстого, Ф. Шаляпина, М. Горького, Н. Лобачевского, А. Сделать так, чтобы Бутлерова и многих других распространенных мире " писатель, ученый, композиторы, художники, имена, связанные с борьбой. Суверен знамя столицы Татарстана на площади Свободы в Казани в декабре 1991 года впервые развевается над зданием Верховного Совета.В 1967 году рядом с Кремлем памятник Мусе джалилю на площади первого мая в Казани.Республика земли черного золота, природного газа, угля, торфа, строительных материалов мира. Самое главное богатство нашей республики, гордостью — жители Татарстана. Он уже близится к четыре миллиона. Татарстанская земля — татарского народа древней истории родной страны.Особенно любимые у каждого народа свои праздники, которые. Наших жителей в нашем доме — праздник Сабантуй. Сабантуй проводится после весенних полевых работ. Не зря «Сабантуй — праздник труда» песни таксист. На лоне красивой природы, птиц. этот праздник еще сайра под мелодичные открываем еще жизнь на кругленькую сумму.Сложно себе представить Сабантуй без национальной борьбы, скачек а я не говорю уже, чтоЕще одно богатство нашего народа — это его история была более тысячи лет. Нам нашу историю, языка, сохранить нашу культуру, надо учиться серьезно. Самое настоящее день святой долг — в своей независимой страже нашего спокойствия, при этом постановление глаза слепым котенком. Наши предки — болгары, свои страны мусульман «Гулистан» называют правоохранительных органов. В нашей республике природные человека должна быть жизнь, как цветочный сад. Уже ради этого народавсе вот на татарскомТатарстан — минем республикамЕвропаның Татарстан аша узган иң зур елгалары — Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебекБезнең Татарстаныбызның яз дисәң — чын язы, җәй дисәң — чын җәе, көз дисәң — чын көзе, кыш дисәң — чын кышы бар. Татарстан — ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан — илебезнең башкаласы.Казан шәһәре Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде.1967 нче елда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылды.Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай. Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы — Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле.Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу — Сабан туе бәйрәме. Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә.Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыймХалкыбызның тагын бер зур байлыгы — ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч — үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау. Борынгы бабаларыбыз — болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да индечто нашел))

znanija.com

Татарстан — минем республикам / Инша.Ру

15.01.2012

Идел ярларына нурлар сибеп, Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет биргән җирем — Татарстан. Гөлшат Зәйнашева. Нәрсә ул Туган ил? Ул — синең әтиең, әниең, апаң, энең, сеңлең, әбиең, бабаң. Ул — синең туган, яшәгән йортың, урамың, шәһәрең, авылың. Ул — синең сулаган һаваң, басып йөргән җирең. Безнең барыбыз өчен дә газиз туган илебез — Татарстан Республикасы. Безнең Татарстан картасын шагыйрьләр зәңгәр күбәләккә дә, томырылып чабып баручы атка да охшаталар. Аның мәйданы 68 мең квадрат километр. Зур да, кечкенә дә безнең Татарстан. Зур, чөнки дөньяда әле кечкенә дистәләгән илләр бар. Кечкенә, чөнки зурлыгы белән аны да узып киткән илләр күп. Хәер, безнең халыкның байлыгы анда яшәгән җирнең зурлыгы белән генә бәяләнми. Татарстан уңдырышлы кара туфракка, урман-суга бай. Анда тигезлекләр кайчак сөзәк таулар белән алышына. Европаның Татарстан аша узган иң зур елгалары — Идел, Чулман илебез картасында зәңгәр билбау кебек. Алар буйлап зур-зур корабларда күп диңгезләргә барып җитеп була. Ә боргаланып-боргаланып, бу матур җирләрне тагын бер кат күреп калыйк әле дип, кире кайта-кайта агучы кечерәк елга, инешләрнең саны бик күп. Безнең Татарстаныбызның яз дисәң — чын язы, җәй дисәң — чын җәе, көз дисәң — чын көзе, кыш дисәң — чын кышы бар. Кыш җитсә, җәйне сагына башлыйбыз, җәй җитсә — кышны. Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукай әйтмешли, һавабыз шундый: Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Татарстан — ул шәһәрләр, фабрика, заводлар иле дә. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Азнакай кебек егермеләп шәһәре бар. Ә нурлы Казан — илебезнең башкаласы. И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! Тукайның бу сүзләрен куәтләп, шанлы Казан! Фаҗигый Казан! Серле Казан! — дип дәвам итсәк, шагыйрь әйткәннәргә бер дә хилафлык итмәбездер. Шанлы дисәк, Казаныбызның бөек үткәне, аның Ауропа белән Азия арасында бер үк вакытта калкан да, ике континентны тоташтыручы үзәк тә булып торган чоры күз алдына килә. Шәһәрнең фаҗигасе андагы тәхет өчен килгән-киткән ханнарның үзара бәрелешләре белән бәйле. Серле диябез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган. Шәһәргә кайчан нигез салынган, аның исеме кайдан килеп чыккан? Әле боларның барысы да табышмак булып кына кала бирә. Нишлисең бит, рәхимсез илбасарлар кулы белән бәһәләп бетергесез байлыгыбыз, милли кулъязмаларыбыз, язма әдәбиятыбыз, шулар белән үзебезнең тарихыбыз юкка чыгарылган. Казан шәһәренә инде 1000 ел. Ул Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый, Ш. Мәрҗани, М. Җәлил, С. Сәйдәшев, Б. Урманче, Л. Толстой, Ф. Шаляпин, М. Горький, Н. Лобачевский, А. Бутлеров һәм башка бик күп дөньяга даннары таралган язучы, галим, композитор, рәссам, көрәшчеләрнең исемнәре белән бәйләнгән. Алар Казанда яшәгәннәр, укыганнар, иҗат иткәннәр, көрәшкәннәр. Казан шәһәренең иң биек, иң текә елга ярында ак Кремль диварлары урын алган. Аның уртасында — Сөембикә манарасы. Ул — безнең җиребездә булып узган бик күп вакыйгаларның шаһиты. 1552 нче ел, 2 нче октябрь... Казан Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Бу ел исәбенә карашлар тукталган саен, күз алдына йөрәкләргә төзәлмәс яра салып, Казанның соңгы көннәре килеп баса. Казан кешеләрен кырып бетерү — урыс тарихында иң зур вәхшилек, аның иң гыйбрәтле сәхифәләренең берсе. Шушы йөрәк тетрәндергеч 1552 нче елдан бирле, 438 ел көткән көн килде. Изге сәгать сукты! Алтын көймәгә утыртып, ефәк киемнәргә төреп, Иделебез аркылы Сөембикәне чит җирләргә, мәҗбүри озаткан чакта йөрәкләре сыкрап калган әби-бабаларыбызның киләчәккә булган якты өметләре бүген тормышка ашты! 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның мөстәкыйльлеге, бәйсезлеге хакында Декларация һәм 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә Конституциябез кабул ителде, 1994 нче елның 15 нче февралендә Шартнамәгә кул куелды. Һәр бәйсез, мөстәкыйль ил үзенә генә хас байракка ия. Суверен Татарстан байрагы беренче мәртәбә 1991 нче елның декабрендә башкалабыз Казанның Ирек мәйданындагы Югары Совет бинасы өстендә җилфердәде. Аннары ул республикабызның шәһәрләре, районнары, авыллары өстенә күчте. Табигатьтә яз. Тиздән Бөек Җиңүнең 58 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Ярты Гасырдан артык вакыт үтте ул дәһшәтле еллардан соң. Әмма яралардан әле һаман кан саркый. Юк, тән яраларыннан түгел, күңел яраларыннан. Бу көннәрдә сугыш ветераннары да, тыл ветераннары да үзгәреп, яшәреп киткән төсле. Алар еракта калган кадерсез яшьлекләренә кайтып, аның һәр көнен искә төшереп уйланалар, моңсуланалар, елап-сыктап алалар. Егет чаклар, яңа гына өйләнеп бәхет-сәгадәттә яшәр еллар сугыш кырында калган. Миллионнарның гомере япь-яшь килеш өзелгән. Ә күпме кызлар, апалар, сеңелләрнең сөю тулы күңелләре әрнеде, сөю-наз көтеп тетрәгән иреннәрдә һаман ачы күз яше тәме булды. Кулларына энә-җеп тотып, туачак бәбиләренә күлмәк чигәргә тиешле күпме нәфис затлар, барысын-барысын онытып, сугышка китәргә мәҗбүр булдылар. Көрәк-кәйлә тотып окоп казыдылар, йөгереп-чабып снаряд ташыдылар, зенитчылар булып күкне сакладылар, нәфис иңнәренә әзмәвердәй егетләрне салып, сугыш кырыннан алып чыктылар, яраларын бәйләделәр. Моннан нәкъ 58 ел элек — августның 25 ендә Германиядә, Берлинның Плетцензее төрмәсендә унбер татар улының гильотина пычагы астында башы өзелде. Алар гаҗәеп батырлык, бердәмлек күрсәтеп, татар халкының горурлыгына, намусына әверелде. 1967 нче елда Кремль янындагы Беренче Май мәйданында Муса Җәлилгә һәйкәл ачылган иде. Күптән түгел калган ун батыр исеме дә һәйкәл эргәсендәге таш диварда урын алды. Шул уңайдан Җәлил һәйкәле янында бик зур митинг булды. Казанлылар белән бергә анда башкалабыз кунаклары да катнашты. Алар арасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең көрәштәшләре, Муса абый белән иңгә-иң көрәш юлы үткән Әмир ага Утәшев, Үзбәкстаннан килгән Фәрит Солтанбеков, Җәлилнең тормыш иптәше Әминә ханым, кызы Чулпан, оныгы Таня да бар иде. «Син үлдең! Шулай да булсын! Ләкин кыю, көчле рухлыларның җырларында иреккә, яктылыкка горур чакыручы җанлы үрнәк булырсың син!» дип язган бөек рус язучысы М. Горький. Әйтерсең лә М. Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әйтелгән бу сүзләр. Чыннан да, Муса Җәлил, халкыбыз батырлыгы символы булып, безнең күңелләрдә яши. Халкы өчен үлемнән дә курыкмаган каһарманнар җанлы үрнәк безгә! Республикабыз җире кара алтын, табигый газ, ташкүмер, торф, төзелеш материалларына бай. Әмма җиребезнең байлыгы күп еллар буенча вәхшиләрчә таланды, һавабыз пычранды. Киләчәктә без үз җиребезнең хуҗалары булырга, мондый кыргыйлыкка юл куймаска тиеш. Республикабызның иң зур байлыгы, олы горурлыгы — Татарстан халкы. Ул инде дүрт миллионга якынлашып килә. Татарстан җире — татар халкының борынгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда күп кенә башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар. Татар халкы гасырлар дәвамында рус, чуаш, мари, башкорт, мордва, удмурт һәм башка халыклар белән туган җиребезне тагын да матурлау өчен хезмәт иткәннәр. Г. Тукай сүзләре белән әйткәндә, «тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәгәннәр. Һәр халыкның аеруча яраткан, үз иткән бәйрәмнәре була. Безнең халкыбызда исә бу — Сабан туе бәйрәме. Сабан туе язгы кыр эшләреннән соң үткәрелә. Юкка гына «Сабан туе — хезмәт туе» дип җырламыйлар. Табигатьнең матур кочагында, моңлы кошлар сайравы астында бу бәйрәм тагын да җанлана, тагын да ямьләнә төшә. Милли көрәштән башка Сабан туен күз алдына китерүе дә кыен, ә атлар чабышын инде әйтеп тә тормыйм. Ак күбеккә баткан юргаларның мәйдан уртасында баш чөеп биешеп йөрүләре күпме күңел күтәренкелеге бирә! Әйе, Сабан туе — шатлык туе. Күктә янып торган кояш та ул көнне яктырак, матуррак карый кебек. Бар дөнья матурлана, гүзәллеккә төренә. Бөтен җирдә шатлык, бәхет хөкем сөрә. Менә шуңа күрә Сабан туе минем өчен аеруча якын. Халкыбызның тагын бер зур байлыгы — ул аның мең елдан артык булган тарихы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятебезне сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзергесе көндә иң изге бурыч — үзебезнең бәйсезлегебезне, мөстәкыйльлегебезне күз карасыдай саклау. Борынгы бабаларыбыз — болгарлар, кыпчаклар үз илләрен «Гөлстан» дип йөрткәннәр. Безнең республиканың табигате дә, кешеләрнең тормышы да гөл бакчасы кебек булырга тиеш. Халкыбыз шуның өчен тырыша да инде. Ләкин шунысы кызганыч: әйткәнебезчә, табигать көннән-көн пычрана, агачлар елдан-ел кими бара. Яшьләре, яңа утыртылганнары сирәк күренә. Кеше үз гомерендә кимендә ун төп агач утыртырга тиеш дигән сүзләрне укыганым бар минем. Кеше гомере өчен зур сан түгел бу. Әлеге санны җиләк-җимеш агачларын исәпкә алып әйтмәгәннәрдер. Урман-кырларны яшелләндерү өчен дә кеше агач утыртырга тиештер бит. Утырта һәм агач гомере белән үз гомерен чагыштыра, нәтиҗә ясый. Минем туган ягым Югары Кибәхуҗа авылы да Татарстан Республикасының ямьле бер почмагы булып тора. Соңгы елларда авылымда күп үзгәрешләр булды: юллар салынды, йортларга газ керде, мәдәни-көнкүреш корылмалары төзү шактый уңышлы бара. Татарстан Республикасы — зыялылар, талантлар иле. Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, К. Тинчурин, Ф. Яруллин, Н. Җиһанов, Х. Туфан, Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, Р. Яхин, С. Садыйкова, И. Шакиров... Болар — татар һәм урыс дөньясына, бөтендөнья мәдәниятенә Татарстан Республикасы биргән олуг шәхесләр, халкыбызның сөекле уллары һәм кызлары. Бүгенге гаҗәеп зур промышленносте, алга киткән фәне, борынгы һәм яңа корылмалары, мәһабәт театрлары, концерт һәм башка төр тамаша заллары да — Татарстан күрке. Туган җирен, туган илен кем генә яратмый да кем генә аңа табынмый икән?! Алда әйтелгәнчә, Татарстаныбызның табигате бик матур һәм шифалы бит. Өлкән яшьтәге бер агай: «Күп еллар читтә яшәдем, туган ягыма, аның табигате кочагына кайткач, чиста һавасын иснәгәч, салкын чишмә суларын эчкәч, авыруымнан терелдем», — дип сөйләде. Ышанам, табигать авыру тәнгә андый шифа бирергә сәләтле. Кайларда соң шушы Әкияттәге Иң дә ямьле, асыл ил? — дисәм, Йөри торгач белдек: Бу дөньяда Иң матур ил — безнең җир икән! — дип язды Хәсән ага Туфан да. Күңелгә үзеннән-үзе җыр килә: «Аерма син безне, язмыш, туган илләрдән!»

insha.ru


Смотрите также